Газетага язылу

Казан халыкара аэропортының яңа B терминалы тест режимында эшли башлады

Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында Рөстәм Миңнеханов катнашында эчке рейсларга хезмәт күрсәтү өчен яңа B терминалы тест режимында эшли башлады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул аэропортның үткәрү мөмкинлеген сизелерлек арттырырга һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә эшли торган эчке һава линияләре терминалы проект куәтеннән ике тапкырга артык йөкләнеш белән эшли. Ул елына 2,5 миллион пассажирга исәпләнгән, ләкин чынлыкта якынча 5,4 миллион пассажирга хезмәт күрсәтә. Бу инфраструктурага зур йөкләнеш тудыра һәм пассажирларның уңайлыгына йогынты ясый.

Яңа B терминалы елына 5,7 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Аның мәйданы 38 мең квадрат метрдан артык, ә үткәрү сәләте – сәгатенә 1,5 мең пассажир.

Бинада 32 теркәү стойкасы, очыш алды тикшерүенең 9 линиясе, 9 утырту чыгышы (шул исәптән 4 телетрап), багаж эшкәртүнең заманча автоматлаштырылган системасы, киң көтү заллары һәм ике яңа бизнес-зал каралган.

Балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелгән. Терминалда ике гаилә зонасы җиһазландырылган: берсе – тикшерү узганчы, икенчесе – чиста зонада. Киләчәктә намаз бүлмәләре ачу да планлаштырыла.

Яңа инфраструктура теркәүне, тикшерүне, багажны эшкәртүне һәм бирүне тизләтергә, шулай ук пассажирларның аэропортта булуын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа терминал эше өчен өстәмә рәвештә 350ләп хезмәткәр кабул ителгән.

Рөстәм Миңнехановка пассажирның теркәү стойкасыннан алып утырту чыгышына кадәрге бөтен маршруты күрсәтелде. Ул балалы гаиләләр өчен ял зоналарын карады. Яңа терминалда билет категориясенә карамастан, балаларның ял итүе өчен шартлар тудырылган. Моннан тыш, Республика Рәисе җәмәгать туклануы зонасын да карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов җәмәгать урыннарында даими чисталыкны саклау кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте.

Терминал тест режимында ачылды.

Аэропорт терминалы – техник яктан катлаулы объект булганга, аны эшләтеп җибәрү хезмәт күрсәтелә торган рейслар санын әкренләп арттыруны һәм барлык системаларның реаль шартларда эшләвен тикшерүне таләп итә.

Бүген беренче рейс озатылды. Көн саен рейслар саны арта барачак.

Авиакомпанияләр дә яңа терминалга этаплы рәвештә күчәчәкләр. Беренчеләрдән булып Татарстанның «UVT Aero» авиакомпаниясе күчте. Аннары аңа эчке рейсларны башкаручы башка ташучылар да әкренләп кушылачак.

Мондый эш тәртибе барлык хезмәтләрнең эшләвен тикшерергә, процессларны җайга салырга һәм беренче көннәрдән үк пассажирларга уңайлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре