Газетага язылу

Казан хастаханәсендә төнге диспансеризация узарга чакыралар

Казанда “Ночь в поликлинике” акциясе төгәлләнеп килә. Соңгы өлеше җомга – 13 ноябрьдә узачак.

2 нче клиник хастаханәнең ике поликлиникасында (Юдино бистәсе, Ильич урамы, 30)  һәм Столяров урамындагы поликлиникада (39 нчы йорт) бушлай тикшеренү узып, белгечләргә күренергә мөмкин дигән сүз бу. Ике мәйданчыкта да өч маршрут буенча тикшеренү уздырыла.

1. “Хатын-кыз сәламәтлеге” – гинекологка күренү һәм программа буенча тикшеренү. Соңыннан ферритинга анализ тапшыру (бушлай) өчен купон бирелә.

2. “Ир-ат” сәламәтлеге – урологка күренү һәм программа буенча тикшеренү. Соңыннан тестостеронга анализ тапшыру (бушлай) өчен купон бирелә.

3. Гомуми чек-ап – яшькә карап тикшеренүләр, анализлар, терапевтка күренү. Соңыннан калкансыман бизгә УЗИ ясату (бушлай) өчен купон бирелә. Купоннарны акция көнендә тапшыралар. Ә инде өстәмә тикшеренүләрне соңрак – поликлиникага аерым килгәндә узарга мөмкин. Шулай ук кардиологка, эндокринолог, невролог һәм лор-табибка күренеп булачак. Юдинода – флюорография, Столяров урамында – тән составын тикшерү уздырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре