“Татар-информ” агентлыгына медицина учреждениесенең матбугат хезмәтеннән сөйләп үткәнчә, ир-атны “Ашыгыч ярдәм” медиклары хастаханәгә алып килгән.
Ниндидер бер мизгелдә ул бәдрәфкә барып киләсе иткән һәм шуннан юк булган. Табиблар бу хәл турында шундук полициягә хәбәр иткән Агентлыкка Казан Сәламәтлек саклау идарәсендә сөйләп үтелгәнчә, “Ашыгыч ярдәм” медиклары тиешле адрес буенча барып, качкын ир-атны яңадан дәвалау учреждениесенә алып килгән.
Ул үзенә медицина ярдәм күрсәтүдән баш тарткан. Хастаханәдән качып китүе сәбәбен, имештер, фатирына сөяркәсенең ут төртмәкче булуын хәбәр итүләре белән аңлаткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез