Казан хосписында эшләгән 38 яшьлек Ренат Шаһабиев һәлак булган. Бу хакта “Анжела Вавилова” фонды җитәкчесе Владимир Вавилов хәбәр итә.
– Бүген бик авыр хәбәр килде. Ренат хоспис ачылганнан бирле эшләде. Бик кешелекле иде. Авырулар аның килүен көтеп тордылар. Ул СВО зонасында да табиб булып эшләде. Бик күп егетләрнең гомерен саклап калды. Март аенда үзенең гомере өзелгән, – дип яза Владимир Вавилов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез