Казан зоопаркында – зур вакыйга. Биредә аклы-каралы як дөньяга килгән. Әтисе – 14 яшьлек Бати, ә әнисе –21 яшьлек Кармэн. Яклар бу яшьтә “әби” булып санала инде, дип яза “КП-Казань”.
Кармэн “малай” тапкан. Бер ай эчендә ул шактый үскән. Әйбәт кенә йөгерә, туганнары белән уйный башлаган. Әнисе аңа һәрдаим күз-колак булып тора.
“Нәни “улы” читкәрәк китсә, борчыла башлый, шундук янына килеп җитә яки эндәшеп чакыра”, – дип сөйләп үткән басма хәбәрчесенә Казан зоопаркы белгече.
Инде шактый ук үскән булуына карамастан, нәни як әнисенең сөтен имә әле. Хәер, үлән тәмен дә татый башлаган инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез