1 майдан Казанда яңа – 11нче троллейбус маршруты кертелә. Ул “Тукай исемендәге сквер – Танк училищесы” маршруты буенча йөриячәк. Бу хакта “Метроэлектротранс” оешмасы хәбәр итә.
Яңа маршрут “Казан зооботаника бакчасы”, “Юстиция кварталы”, “Танк училищесы” тукталышларына кадәр бару мөмкинлеге бирәчәк. Хәрәкәт интервалы – 17 минут. Пассажирлар саны арткан очракта, маршруттагы троллейбуслар саны да арттырылачак.
Моннан тыш Тукай скверын Кулагин урамы белән тоташтыручы 6нчы троллейбус 1 майдан элеккечә йөри башлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез