Автобус йөртүчегә дә эш кузгатканнар.
 Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында кичә автобус тукталышында 11 кешене бәрдергән 29 яшьлек такси йөртүченең кем икәнлеге турында сөйләгәннәр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, ир-ат беркая да рәсми төстә эшкә урнашмаган. Берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган, шул исәптән наркотиклар кулланган өчен һәм дәваланудан баш тарткан өчен.
 Исегезгә төшерәбез: кичә “Москвич” рулендәге таксист “Калинин” җәмәгать транспорты тукталышы янында автобус көтеп торучы бер төркем кешеләрне бәрдергән. Авариядә 11 кешегә төрле дәрәҗәдә зыян китерелгән.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш автобус йөртүчегә (Казанда яшәүче, 10 еллык йөртүче стажына ия булган хатын-кыз) административ эш (транспорт чарасын юлның беренче рәтеннән ераграк урында туктаткан өчен) кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез