Казанда бигль токымлы көчекне сатуга куйганнар. Сатучы үзенең “товары” өчен 12 миллион сум сорый. Бер сайтта шундый белдерү урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”.
Фотосурәтләренә караганда, эт баласы башлыча аксыл-коңгырт төстә, асылынып торган зур колакларында берничә кара табы бар.
 Татарстан Кинология федерациясе мәгълүматларына караганда, көчекнең (ана) кушаматы – Оди. Ләкин, белгечләр фикеренчә, маэмайның бигль токымына хас билгеләре бик аз чагылыш тапкан. Бәяләмәсендә әйтелгәнчә, көчек билгесез токымлы ау этләренә күбрәк тартым.
 Сатучы әйтүенчә, этләр үрчетеп сатучы маэмайның токымы турында алдаган Аңа карата полициягә гариза да тапшырылган инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез