Газетага язылу

Казанда 17 яшьлек кыз әти-әнисенең 350 мең сум акчасын мошенникларга биреп җибәргән

Казанда 17 яшьлек студент әти-әнисен 350 мең сум акчасыннан коры калдырган.

Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә,  кызга кемнәрдер курьер буларак шалтыратып, смс аша килгән кодны әйтүне сораган.

Ул кодны әйткән. Шуннан соң аны куркыта башлаганнар һәм өендә акча барлыгын ачыклаганнар. Кыз аферистларның таләпләрен үтәргә мәҗбүр булган. Аңа, акчаны “декларацияләргә” кирәк, юкса әти-әниең авыр хәлдә калачак, дигәннәр. Студент өендә 350 мең сумнан артыграк акча табып, аны курьерга биреп җибәргән. Соңрак әти-әнисе килеп туган хәл турында белеп алып, полициягә мөрәҗәгать иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре