Казанда 69 тапкыр тәгәрмәч блокираторлары кулланылган

 Бу ел башыннан Казанда муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозучыларның автомобильләренә 69 тапкыр тәгәрмәч блокираторлары куелган. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә. 

Узган елның 22 нче декабреннән «Шәһәр парковка киңлеген оештыручы» МКУ хезмәткәрләре Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә әлеге чараны 120 тапкыр кулланган.

Муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен 101 административ эш кузгатылган, шуларның 64 е – бу елда.

Исегезгә төшерәбез, 22 нче декабрьдән башлап Казанда муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозучыларга йогынты ясауның яңа чарасы гамәлдә: дәүләт номерларыннан башка калдырылган автомобиль тәгәрмәчләренә хуҗаларның шәхесен ачыклганчы блокираторлар куела.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

блокиратор

Көн хәбәре