Анда Татарстанның мәктәп укучылары, студентлары, остазлары һәм хәрәкәтнең беренчел бүлекләре командалары катнаша ала. Бу хакта матбугат – конференциясе барышында Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең җитәкчесе Тимур Сөләйманов сөйләде.
Аның сүзләренчә, премия социаль әһәмиятле проектлар тормышка ашырган, игелекле эшләр башкарган һәм хәрәкәт эшчәнлегендә актив катнашканнарны бүләкләүгә юнәлдерелгән.
Гаризаны шәхсән яки команда белән 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Шәхси номинацияләр арасында «Ел иҗатчысы», «Ел остазы», шулай ук төрле оешмаларның беренчел бүлекләре кураторлары өчен номинацияләр бар. Командалар исә иң яхшы беренчел бүлекләр һәм социаль әһәмиятле проектлар буенча көч сынаша ала.
Җиңүчеләрне сайлаганда хәрәкәттәге казанышлар, активлык, «Алдынгылар советы» эшендә катнашу һәм социаль әһәмиятле инициативаларны тормышка ашыру кебек критерийлар исәпкә алыначак.
Җиңүчеләр «Алдынгылар хәрәкәте»нең Казанда 8-10 декабрьдә узачак «Алга! Поехали!» форумында игълан ителәчәк.
– Безнең максат актив гражданин тәрбияләү. Республика җитәкчелеге балаларның башлангычларын тормышка ашыруга ярдәм күрсәтә, – диде Тимур Сөләйманов. – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алдынгылар хәрәкәте»нә 50миллион сум грант билгеләде. Без әлеге акчаларны конкурста 30 җиңүчегә генә түгел, ә 300 грант итеп, гомумән, республика мәктәпләрендәге башлангыч бүлекчәләргә таратып чыгарга исәплибез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез