Казанда автобуста утырып барганда 26 яшьлек туташ пешкән

Казанда автобус пассажиры, юеш утыргычка утырып, химик матдәдән арт шәрәфләрен пешергән. «KazanFirst» Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып шул хакта яза.

Бу хәл җәмәгать транспортында булган. Туташ буш урынга утырып, 15 минут чамасы барганнан соң арт шәрәфләренең бик нык кызышуын сизеп алган. Тиз генә торып баскач, утыргыч өслегендә юеш тап күреп алган. Өендә тәне җәрәхәтләнүен күргән һәм, нык авырта башлагач, табибка мөрәҗәгать иткән.

РКБ медиклары аның химик матдәдән зыян күрүен билгеләп, пешү бүлегенә салган. Хокук саклау органнары химик матдәнең утыргычка ни рәвешле эләгүен ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре