Казанда Дәүләт автомобиль инспекциясенең юл-патруль хезмәте мотопатруле хезмәткәрләре квадроцикл рулендәге 14 яшьлек үсмерне тоткарлаган. Ведомстводан хәбәр ителгәнчә, бу хәл Заречная урамында планлы рейд үткәрү барышында килеп чыккан, дип яза “Татар-информ”.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучының яшен исәпкә алып, тиешле документлар тутырылган. Эш материаллары Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә, шулай ук җирле полиция бүлегенә карап тикшерүгә юлланган.
Моннан тыш квадроцикл хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез