Казанда балалар өчен яңа хастаханә төзергә ниятлиләр: эскизларын тәкъдим итәбез

Казанда балалар өчен яңа хастаханә төзү күздә тотыла. Булачак медицина оешмасының эскизларын “Татинвестгражданпроект” оешмасы баш архитекторы Елена Вәлиева үзенең телеграм-каналында урнаштырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Баш архитектор билгеләп үткәнчә, әлеге концепция Казанның иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше эскизы буенча смотр-бәйгедә катнашачак. Аңа быел декабрь аенда “Казаныш” форумында йомгак ясалачак.

Концепция, аерым алганда, медицина оешмасы янындагы сквердан, шәһәр скверы һәм җәяүлеләр зоналарыннан тора.

“Территориягә геометрик фигуралар да “урнаштырдык” әле. Болар – бик зур конуслар, шар һәм цилиндрлар. Алар хастаханәгә керү юлларын – 3 юлны күрсәтәчәк”, – дип билгеләп үткән Елена Вәлиева.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре