13 августта Татартсанда «Белем» Мәгариф музеен ачу тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Халык укытучылары һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашында КФУда узачак. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның республиканың яшь педагоглары һәм галимнәре белән очрашуы да планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы мәгариф музее 2023 елда республикада игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы кысаларында педагогның абруен һәм статусын күтәрүгә ярдәм итә торган чаралар планы нигезендә төзелгән иде.
Музейны төзүгә Татарстан бюджетыннан 110 млн сум акча бүлеп бирелгән, ә аның нигезенә 1985 елда оештырылган ТР Халык мәгарифе музее коллекцияләре (5000нән артык) салынган. Экспонат фонды фәнни концепция нигезендә Татарстанның күренекле сәнгать осталарының уникаль экспонатларын һәм сәнгать әсәрләрен максатчан сатып алу белән тулыландырылды. Экспозиция Татарстан территориясендә мәгариф үсешен чагылдыра, урта гасырлар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге озын чорны үз эченә ала. Экспозициянең фәнни нигезләнгән сценарие, төрле чорларның уникаль чын һәйкәлләре – XII гасырдан XXI гасырга кадәр, заманча мультимедиа чаралары, шулай ук үзенчәлекле сәнгать проекты музей экспозициясен иң киң аудитория өчен кызыклы итә.
Хәзер Татарстан «Белем» мәгариф музее Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасының беренче катында (Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 адресы) урнашкан.
Музейның яңа төзелгән киңлегенә ресепшен, гардероб һәм санитария-гигиена бүлмәсе булган сервис-мәгълүмат зонасы, экспозиция заллары, хезмәткәрләрнең эш кабинеты, сервер бүлмәсе, музей экспонатларын саклау бүлмәсе керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез