Хәзер Казанда яңа йортлардан бер бүлмәле фатирны уртача 7,5 миллион сумга, ике бүлмәлесен – 10,8 миллион сумга сатып алырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” “Циан.Аналитика” мәгълүматларына таянып яза.
Икенче базарда бәяләр берникадәр арзанрак. Бер бүлмәле фатир – уртача 6,1 миллион, ике бүлмәлесе – 8,8 миллион сум. Сервис мәгълүматлары буенча, узган елның октябрендә Татарстан башкаласында торак асылда 1 миллион сумга кыйммәтләнгән. Үзәк Банкның төп ставканы арттыруына, дәүләт ярдәме бетерелүгә һәм кайбер башка сәбәпләргә бәйле бу.
Исегезгә төшерәбез: төп ставка арттырылганнан соң ипотека буенча ставкалар да үсә башлады. Торак төзелеше бердәм мәгълүмат системасы (ЕИСЖС) мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ипотека ставкасы төрле банкларда 21,5-27,5% чикләрендә тирбәлә.
“Татар-информ” Казанда иң отышлы – 21,5 процентлы ставка буенча яңа йорттан сатып алынган бер бүлмәле фатир өчен ай саен күпме түлисен исәпләп чыгарган. Айлык түләү күләме 109 мең сумнан аз гына артыгракка төшә икән. Ипотеканы 20 елга алган очракта 20 миллион сум күләмендә процент түләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта банкның ипотека кредитын хуплавы өчен керемнең аена 181 мең сумнан кимрәк булмавы таләп ителә. Шул ук вакытта фатир бәясенең 20 проценты күләмендә беренчел взнос кертү зарурилыгы турында да онытырга ярамый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез