Казанда бер ирнең трамвай астына эләгеп гомере өзелгән

Кичә төнлә Казанның Ямашев проспектында фаҗига булган. Тыелган урында юл аша чыгып барган өлкән яшьтәге ир-ат трамвай бәрдерүдән үлгән.

Трамвай Фатих Әмирхан урамы ягыннан Адоратский урамына таба хәрәкәт иткән булган. Ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук үлгән. Хәзерге вакытта мәрхүмнең  шәхесе ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре