Казанда бер тәүлек эчендә ике егет суга батып үлгән

Казанның Киров районында бер тәүлек эчендә ике егет суга батып үлгән. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Кичә кичен Киров районында коткаручыларга Изумрудное күлендә бер ир-атның суга батуы турында хәбәр кергән.

Вололазлар төнлә 12 метр тирәнлектән егетнең үле гәүдәсен яр буена алып чыккан. Ул тиешсез урында коенган.

МЧС идарәсеннән кисәтелгәнчә, теләсә кайсы җирдә суга керергә яки чумарга, “су коену тыела” дигән кисәтүне күрмәмешкә салышырга, махсус “калкавыч”ларның теге ягына йөзеп чыгарга, салган баштан яки йөзә белмәгән килеш суга керергә ярамый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре