Якын араларда һава температурасы көндез +4...+9 градус, төнлә +1...+6 градус чамасы булачак. Атна ахырында суыта: төнге температура +1 градуска кадәр төшәчәк. Чәршәмбе иң җылы көнгә әйләнә: термометрның терекөмеш баганасы +9 градуска кадәр күтәреләчәк.
Көньяк һәм көньяк.көнбатыштан секундына 2-9 метрга кадәр тизлектә салмак кына җил исәчәк. Шимбә көнне көчле явым-төшем көтелә – 8,7 миллиметрга кадәр күләмдә явым-төшем булачак.
Казанда яшәүчеләрне сишәмбе – 4 ноябрьдә генә кояшлы һава торышы көтә. Калган көннәрдә болытлы булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез