Газетага язылу

Казанда беренче тапкыр «Комплекслы иминлек» халыкара салоны ачылды

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Комплекслы иминлек» XVI Халыкара иминлекне тәэмин итү чаралары салоны ачылды. Быел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күргәзмә проекты беренче тапкыр Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә түгел, ә Казанда уза. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Тамашачыларга тормышның төрле өлкәләрендә иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге казанышларны күрсәтәчәкләр. Чараны үткәрү өчен заманча уку-күнекмәләр полигоны төзелгән. Киләчәктә ул Россия һәм чит ил белгечләрен әзерләү өчен кулланылачак.

Салонда берничә илнең предприятие-оешмалары һәм башка структуралары катнаша. 3-5 сентябрьдә 25тән артык чара үткәреләчәк. Салонның эшлекле программасы әйдәп баручы экспертлар катнашында 20дән артык конференция, түгәрәк өстәл һәм стратегик сессиядән гыйбарәт.

Үз чиратында, тамашачылар 80нән артык экспонаттан (алар арасында янгын сүндерү поезды, вертолетлар, пилотсыз очу аппаратлары һәм робототехника комплекслары бар) техника күргәзмәсе белән таныша ала. Программада шулай ук «Янгын олимпы» ярышлары һәм янгын сагы оешуның 380 еллыгына багышланган янгын сүндерү эстафетасы да бар.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре