Газетага язылу

Казанда беренче тапкыр падел буенча ярышлар үткәреләчәк

Казанда, тарихта беренче тапкыр буларак, падел буенча Россиянең рәсми турниры – “Огни Казани” үткәреләчәк.

Спорт министры Владимир Леонов моңа ачыклык кертеп, Россия һәм Татарстанда әлеге спорт төрен үстерү кысасында ярышларның мөһимлеге турында сөйләп үткән.

“Россиядә падел буенча тәүге ярышлар үткәрү илебездә спортның әлеге динамикалы, мавыктыргыч төрен системалы төстә үстерүдә мөһим адым булып тора. Бик көчле спорт инфраструктурасына һәм традицияләргә ия булган Казаныбыз – мондый турнирны уздыру өчен бик яхшы мәйданчык.

Турнирның матур вакыйгага әйләнеп, паделга мөкиббән китүчеләр сафын ишәйтәчәгенә һәм республикада, тулаем Россиядә спортны, сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыруга этәргеч бирәчәгенә ышанам”, – дип билгеләп үткән Леонов.

Безнең белешмә: падел (падел-теннис) – теннис һәм сквош кагыйдәләрен берләштергән команда уены. Пыяла, тимер яки бетон диварлар белән әйләндереп алынган кечкенә генә мәйданчыкта – кортта үткәрелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре