Газетага язылу

Казанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 30 меңгә якын парковка урыны булдырылган

«Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 30 меңгә якын бушлай парковка урыны булдырылган.

 Бу хакта «Татар-информ»га Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иткәннәр.

«Казанда барлык ишегалды парковкалары бушлай, аннан һәркем файдалана ала. 2020 елдан шәһәрдә «Безнең ишегалды» төзекләндерү программасы эшли, аның кысаларында халык белән килешү буенча өстәмә парковка урыннары булдырыла. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә 30 меңгә якын бушлай парковка урыны булдырылды», - дип хәбәр иттеләр комитетта.

Йорт яны территорияләре – йортларда яшәүчеләрнең милке, һәм бары тик алар гына үз мөлкәте белән идарә итәргә хокуклы. Казан Башкарма комитетының моңа катнашы юк, дип өстәделәр транспорт буенча комитетта.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре