Казанда Бөтенроссия яшьләр гражданлык форумы башланды

Чарада Татарстан, Мурманск, Воронеж һәм Ульян өлкәләреннән 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 250 кеше катнашачак.

Форумның максаты – коррупциягә каршы көрәшнең яңа механизмнарын эзләү. Форум башланыр алдыннан, ягъни 7-9 декабрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә катнашучылар өчен уку-укыту программасы оештырганнар.
Әлеге чаралар белән беррәттән яшьләрнең коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә эшләнгән проектларын тәкъдим итү дә узачак. Иң яхшы инициативаларга 40 мең, 30 мең һәм 20 мең сум күләмендә грантлар да каралган.
Форум кысаларында IT-паркта пленар утырыш булды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты.
– Бүген күп кенә яшьләрнең хакимияткә турыдан-туры мөнәсәбәте бар, ә күпмедер вакыттан соң бөтен хакимият хәзерге яшьләр кулында булачак. Дәүләт белән нәкъ менә алар идарә итәчәк. Әгәр аларның һәркайсында бүгеннән үк коррупциягә каршы мөнәсәбәт булдыра алсак, җитәкче булгач, алар тирәсендә коррупциягә бәйле күренешләр бөтенләй булмаячак, – дип белдерде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре