Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, Казанда ботулизм белән авыручылар саны 14кә җиткән. “8 кеше авыр хәлдә реанимациядә”, – диелгән хәбәрдә.
Казанда авыруны «Локалкитчен» компаниесе җитештергән “Лобио с фасолью” салаты аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе әлеге салатны алучыларны (барлыгы 116 кеше) ачыклаган, аларның барысы белән дә элемтәгә кергән. Сатылмый калган 136 данә салат сатудан алынган һәм лаборатория тикшерүенә озатылган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган.
Ботулизм – ботулинум клостридиясе (Clostridium botulinum) токсины белән агулану нәтиҗәсендә барлыкка килеп, нерв системасын зарарлый торган авыру. Тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта, үлемгә китерергә мөмкин. Симптомнары:
– беренче сәгатьләрдә – күңел болгану, косу, эч авырту, тән температурасы күтәрелү;
– бераздан – йоту һәм сөйләм белән бәйле кыенлыклар, күз алды караңгылану, күз күреме начарлану;
– агару, авыз кибү;
– үз-үзеңне кулда тота алмау һәм хәтта паралич.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез