Казанда БРИКС Уеннары алдыннан өйрәнүләр узды

Самолетта Эбола чире йоктырган пассажир табылган! Барлык тиешле хезмәтләр инфекция таралуга юл куймас өчен, Казан аэропортына юл алды. Гадәттән тыш хәлгә алар әзерме?
Шөкер, бернинди дә чирле кеше юк. Чираттагы өйрәнү бу. БРИКС Уеннары алдыннан, гадәттән тыш хәл була калса, нишләргә кирәген тикшерү максатыннан, җаваплы оешмалар шундый сынау үткәрде.

Өйрәнүләрнең сюжеты буенча, чирле борыннан кан агу, тәнгә таплар чыгу, күңел болганудан зарланган. Бу Эбола бизен йоктырган пассажир булып чыга. Аны хастаханәгә ничек илтәчәкләр һәм аңа нинди ярдәм каралган?

– Өйрәнүгә Казан аэропортының барлык хезмәтләре дә җәлеп ителде. Шулай ук Казанның дезинфекция станциясе, Республиканың эпидемиология һәм гигиена үзәге, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе дә читтә калмады, – диде Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина. – Кайбер илләрдә теге яки бу авырулар буенча вазгыять тотрыксыз, шуңа да Татарстан территориясенә аеруча куркыныч инфекцияләр кертү куркыныч бар, без мондый хәлләргә әзер булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, мондый өйрәнүләр «KazanForum» уңаеннан да узган иде.

Марина Патяшина бортта мондый чирле ачыкланган очракта, самолет нишләргә тиешлеген аңлатты:

– Очучыга авыру кеше барлыгы хәбәр ителүгә, пилот аэропортка махсус сигнал бирә. Медицина вәкилләре исә шушы самолетны кабул итәргә әзерләнә, – диде ул. – Самолетка беренче булып Роспотребнадзор белгече керә, барлык пассажирларның тән температурасын үлчи. Моннан тыш аэропорттагы сәламәтлек пункты табибы да, кереп, пассажирларның хәлен белешә. Алар махсус киемнән була.

Беренчел тикшерү барган вакытта, аэропортка ашыгыч ярдәм машинасы килә, авыр кеше белән элемтәдә булган пассажирларны хастаханәгә салыргамы-юкмы икәне хәл ителә. Авыру янында утырган пассажирлар да хастаханәгә салына. Эбола йоктырган чирлене махсус носилкада алып чыгалар. Ул сулаган һава тышка чыгарга тиеш түгел – әнә шунысы мөһим. Госпитализациядән соң дезинфекция хезмәте үз эшен эшли.

– Бу чир бик йогышлы, аны вакытында ачыклау мөһим, юкса ул самолеттагыларга гына түгел, башка кешеләргә дә күчәргә, шуннан эпидемия килеп чыгарга мөмкин, – дип кисәтте Марина Патяшина.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтүенчә, зур чаралар алдыннан министрлык хезмәткәрләре дә махсус әзерлек уза. Аның сүзләренә караганда, республика табиблары, ул-бу чыга калса, төрле инфекцияләрдән дәваларга әзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре