Казанда бу шимбәдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, Казанда 13 сентябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Ярминкәләр һәр шимбә 6:00 дан 13:00 кә кадәр эшләячәк. Аларда яшелчә, ит, сөт продукциясе тәкъдим ителәчәк.

«Көзге ярминкәләр – казанлылар һәм кырлардан авыл хуҗалыгы продукциясен алып кайтучы авыл кешеләре өчен зур файда, алар өчен – продукцияне сату, ә казанлылар өчен – «беренче кулдан» алу мөмкинлеге. Икмәк үстерүчеләргә, авыл хуҗалыгы продукциясе үстерүчеләргә рәхмәт. Игенчеләрнең һәм авыл кешеләренең хезмәте гомер-гомергә иң хөрмәтле хезмәтләрнең берсе булган», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Узган елдагы кебек үк, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр ваклап сату бәяләреннән якынча 10–15 процентка түбәнрәк булачак. Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә ундүрт һәм якшәмбе көнне бер мәйданчыкта оештырылачак. Северный бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча, Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә ярминкәләр, алдагы сезоннардагы кебек үк, якшәмбе көннәрендә узачак.

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәчәкләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр. Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Быелгы язгы ярминкәләр йомгаклары буенча шәһәр халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, 12,6 мең литр сөт сатып алган, дип хәбәр ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре