Казанда «Чын нацизм» күргәзмәсе ачылды

Бүген Казанда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) Донбассның тыныч халкы фаҗигасенә багышланган һәм Украина неонацистлары җинаятьләре турында сөйләүче «Чын нацизм» күргәзмәсе ачылды. Кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.

«Без катлаулы чорда яшибез, дөньяны үзгәртеп кору буенча алып барыла торган эшләрнең шаһитлары булып торабыз, – дип сөйләде Лилия Маврина. – Ерак 1945 елда безнең ата-бабаларыбыз фашизмны җиңде, әмма, кызганыч, шактый еллар узгач, ул кабат башын күтәрә башлады. Мин нәкъ менә минем Ватаным, минем илем, безнең бөек Россия дөньяны һәм бөтен кешелекне хәзерге фашизмнан, Украина неонацистларыннан батырларча яклауны үз өстенә алуы белән горурланам».

Лилия Маврина күргәзмәне оештыручыларга чынбарлык белән танышу мөмкинлеге бирүләре өчен рәхмәт белдерде. «Без Көнбатышта тарихыбызны ничек күчереп язуларын беләбез, шуңа күрә кешеләргә хакыйкатьне күрсәтү бик мөһим, – диде Дәүләт Советы Секретаре. – Әлеге күргәзмәне караган һәр кеше махсус хәрби операциянең вакытында игълан ителүенә тагын бер тапкыр инаныр дип ышанам. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган егетләр безнең тормышыбызны гына түгел, ә бөтен тыныч халыкны яклый».

Лилия Маврина фикеренчә, бүген Россиянең күп кенә шәһәрләрендә уза торган күргәзмә барлык буыннар өчен дә мөһим, әмма яшьләр өчен аеруча актуаль. «Тарихи хәтернең киләчәк буыннарга бернинди бозуларсыз җиткерелүе мөһим, – диде Лилия Маврина. – Әйдәгез, җиңүгә омтылыйк, ә җиңү безнең якта булачак, чөнки көч түгел, ә хакыйкать җиңәчәк. Ә хакыйкать Россия ягында, шуңа күрә җиңү дә безнең якта булачак!»

Әлеге роектны Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән Россия тарихи җәмгыяте әгъзалары, «Ватан тарихы» фонды һәм Җиңү музее оештырган. Экспозициядә Украина кораллы көчләре тарафыннан тыныч халыкка ут ачу өчен кулланылган кораллар, үзгәртеп язылган тарихлы китаплар, Америкада һәм Европада җитештерелгән кораллар, экипировка һәм шартлаган снаряд фрагментлары тәкъдим ителгән. Күргәзмә август ахырына эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстан Дәүләт Советы махсус хәрби операция

Көн хәбәре