Автобусны көтү вакыты уртача 10-15 минутка кими.
8 июльдән Казанда 12 автобус – 2, 30, 40, 62, 63, 68, 71, 72, 77, 47, 25 һәм 49 нчы автобус маршрутларында үзгәрешләр булачак.
Үзгәрешләрнең максаты – транспортны көтү вакытын киметү өчен маршрут челтәрен камилләштерү. Берсен- берсе кабатлаучы маршрутларны кыскарту нәтиҗәсендә башка линияләрдә автобуслар ешрак йөри башлаячак. Нәтиҗәдә автобусны көтү вакыты уртача 10-15 минутка кимиячәк.
25 һәм 49 нчы маршрутлар бетерелә, чөнки аларны башка маршрутлар кабатлый. 49 нчы автобус урынына 34, 30, 36, 45 нче автобусларга утырырга мөмкин булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез