Казанда электропоезд 17 яшьлек укучыны бәрдергән

Казанда «Ометьево — Вахитов» тимер юлының 21 чакырымда электропоезд 6 нчы кадет мәктәбенең 17 яшьлек укучысын бәрдерә. Бу хакта портал чыганагы хәбәр итте.

"Яшүсмер Казанга барган электр поезды аны бәрдергәндә, юлдан барган. Зыян күрүче алынган җәрәһәтләрдән шунда вафат булган", - дип язалар.

Шунысы да билгеле, «ВКонтакте» сәхифәсендәге мәгълүматларга караганда, ул поездка бәрелгән чакта егет социаль челтәрдә кәрәзле телефон аша "утырган".

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре