Казанда фатир арендасы иң кыйммәт һәм иң арзан булган районнарны атаганнар

Казанның Вахитов районында бер бүлмәде фатирны арендага алып тору барыннан да кыйммәткә төшә. Ноябрь ае мәгълүматлары буенча, биредә аренда хакы 38,3 мең сум тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” ЦИАН белгечләре мәгълүматларына таянып яза.

Яңа Савин (34,1 мең) һәм Совет (33 мең) районнарында торак арендасы аз гына арзанракка төшә. Шуннан соң рейтингта Идел буе (32,1 мең), Киров (31,8 мең), Мәскәү (28,4 мең) һәм Авиатөзелеш (26,2 мең сум) районнары урнашкан.
Ике бүлмәле фатирга килгәндә, аренда бәясе ягыннан Вахитов районы (60,6 мең) беренче урынга чыккан. Яңа Савин районы – икенче (52 мең), Киров районында – өченче (49,2 мең сум).
Ике бүлмәле фатир арендасы иң кыйммәт торган районнар бишлегенә Совет (43,2 мең сум) һәм Идел буе (41,5 мең сум) районнары эләккән. Соңгы урыннарда – Мәскәү (35,8 мең) һәм Авиатөзелеш (30,2 мең сум) районнары.
Сүз уңаеннан, Казанда торакны арендага алып тору бәяләре “сикергән”. Шул ук вакытта мондый фатирларга ихтыяҗ үскәннән-үсә, чөнки Татарстан башкаласында күчемсез милек бик кыйммәт тора, ә ипотека асылда “үлеп бара”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре