Газетага язылу

Казанда фельдшерлар йөрәге 27 минут туктап торган ир-атны коткарган

Казанда ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлык бригадасы йөрәге туктаган 41 яшьлек ир‑атны коткарган.

Казанда фельдшерлар йөрәге 27 минут туктап торган ир-атны коткарган
Фото: t.me/tatmedicina

Гөлназ Нисапова белән  Альберт Сафиуллин составындагы бригада йорт подъездында аңын җуйган ир-атка ярдәм итү өчен килә. Алар килгәндә ирне көзән җыерган, сулышы туктаган һәм клиник үлем билгеләре күзәтелгән.

Табиблар LUCAS массаж аппаратын тоташтырганнар, үпкәләренә ясалма вентиляцияли ясаганнар һәм транспортлау вакытында реанимация чараларын дәвам иткәннәр.

27 минуттан соң мониторда синус ритмы теркәлгән – йөрәге тибә башлаган. Пациентны алга таба дәвалану өчен стационарга китергәннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Сәламәтлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре