«Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып язганча, БДБ иленнән килгән 43 яшьлек ир-ат, йөртүче таныклыгын Россиянекенә алыштыру өчен, имтихан тапшырмакчы булган. Сынауны әйбәт кенә узу өчен үзе белән портатив радиостанция кыстырып кергән. Ләкин бик нык дулкынланганлыктан, имтихан алучыларның игътибарын җәлеп иткән.
ГАИ хезмәткәрләре, эшнең нәрсәдә икәнен аңлауга, тестны туктатып, мигрантны полиция бүлегенә озатканнар. Хәзер инде ул бер елдан соң гына имтиханны кабат тапшырып карарга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез