Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арткан

Сентябрьнең соңгы атнасында Казанда грипп һәм ОРВИның 7 мең очрагы теркәлгән. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлнара Гайфуллина башка мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

«Казанда августның икенче яртысыннан ОРВИ очракларының атна саен артуы теркәлә. 39нчы атнада грипп һәм ОРВИның 7 мең очрагы теркәлде, үсеш темпы 5 процент тәшкил итә», - диде ул.

Гайфуллина сүзләренчә, авыручылар саны 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар хисабына арткан. «Башка яшь төркемнәрендә 38нче атна белән чагыштырганда чирләүчеләрнең кимүе күзәтелә», - дип искәртте ул.

Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 39нчы атнада, сентябрьнең соңгы атнасында Россиянең бөтен территориясендә арткан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре