Газетага язылу

Казанда һәм Татарстанның зур шәһәрләрендәге мәчетләрдә ифтарлар уздырылачак

Бүген, 18 февральдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә, беренче тәравих намазы укыла. Иртәгә, 19 февральдә, ураза башлана.

Казанда һәм Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләрендәге мәчетләрдә ифтарлар уздырылачак. Ифтарлар Казанда гына да 49 мәчеттә узар дип көтеләисемлек тулыланырга мөмкин, диелә хәбәрдә. Шулай ук кайбер мәчетләрдә ифтарга ланч-бокслар таратулар оештыра. Ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеге белән ТР Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.

Ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә оештырырга мөмкин. Чөнки изге Рамазан аенда ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны ашаткан өчен Аллаһы Тәгалә зур әҗер-савап бирә. «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак», - дип хәбәр ителә сөекле Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссаләм хәдисендә.

Авыз ачу мәҗлесләрен үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләрнең алдан язылырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре