«Һиндстан белән Россияне кешелеклелек һәм бер-берсен аңлау сәләте берләштерә. Кемнәрнең күңелендә шәфкать, кайгырту һәм игелек бар, алар «О, моя собака» фильмында үзләренә якын нәрсәләрне һичшиксез табарлар. Һиндстан – елына бик күп фильмнар чыгаручы илләрнең берсе. Кино Һиндстанның барлык төбәкләрендә дә үсә. Безнең телләр күп, шул исәптән төбәк телләре дә, һәм аларның һәрберсендә үзенчәлекле кино чәчәк ата. Әйе, бу чыннан да башкача кинематограф. Ләкин фильмны тамашачы белән берләштерүче төп нәрсә – ул тарихның үзе һәм аны ничек сөйләвебез. Мин аның Россия тамашачысы күңеленә хуш киләчәгенә ышанам», – диде Амит Рай.
«ТАЙМ» форумы кысаларында узучы Һинд киносы фестивалендә җиде фильм күрсәтеләчәк, дип сөйләде Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар Д. Аларның күпчелеге Һиндстанда төшерелгән. «Россия гражданнарының ике-өч буыны Һиндстан фильмнарында үсте. Алар монда бик популяр иде», – дип искәртте Джейсундхар Д.
Һинд киносы – ул үзенчәлекле дөнья: якты, музыкаль, хисләргә һәм зирәклеккә бай, дип белдерде «Татаркино» директоры Ильяс Гафаров. Аның сүзләренчә, өч көн дәвам итәчәк фестивальдә хәзерге Һиндстанның гаилә, мәхәббәт һәм намус турындагы чын тарихлары күрсәтеләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез