Газетага язылу

Казанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында көчәйтелгән куркынычсызлык чаралары кертелә

Шәһәр Башкарма комитетында узган террорчылыкка каршы комиссия утырышында массакүләм чараларда куркынычсызлык очраклары турында фикер алыштылар. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Бәйрәм чаралары үткәрелә торган барлык мәйданчыкларда полиция хезмәткәрләре кизү торачак, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда тикшерү чаралары күреләчәк, шулай ук транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Тамашачылардан чараларга алдан килүләре һәм үзләре белән эре габаритлы, металл эшләнмәләр һәм башка әйберләр алып килмәүләре сорала. 

«Алдагы көннәрдә көтелә торган Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре – ул, матур гадәт буенча, гаилә җылысы һәм елмаюлар белән истә кала торган бик күңелле вакыт. Әмма, чынбарлык күрсәткәнчә, бу вакытларда аяныч хәлләр булмас дип беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Террорчылык күренешләре белән бәйле нәрсәләр чынбарлыкка әверелергә мөмкин. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек, аларны уздыру вакытында террорчылык актларын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы турында фикер алышырга тәкъдим итәм. Массакүләм чаралар уздырыла торган урыннарда, бәйрәм көннәрендә шәһәрнең барлык почмакларында шәһәр халкының, башкалабыз кунакларының иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелергә тиеш», – дип билгеләп үтте мәсьәләнең мөһимлеген Рөстәм Гафаров.

Гражданнарга чараларга алдан килергә, чиратлар, ыгы-зыгы булдырмыйча, үзең белән бик аз әйбер алырга, зур сумкаларсыз килергә киңәш ителә. Халыкны тикшереп кертү өчен каралган һәр пунктта чарага алып керергә ярамый торган предметлар турында мәгълүмат урнаштырылачак. Тыелган эшләнмәләр исемлегендә термослар, шешәләр, эре габаритлы әйберләр, кораллар, чәнчи-кадый торган предметлар бар.

Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен полиция хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Федотов.

Очрашуда янгын куркынычсызлыгына һәм пиротехниканы куллану тәртибенә аерым игътибар бирелде. Казан буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Приказчиков билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында 25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда пиротехник эшләнмәләрне куллануга катгый чикләү чаралары гамәлдә булачак. Әйтик, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча шәһәр комиссиясе карары нигезендә, «Пилотсыз куркыныч», «Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы» режимнары гамәлдә булган чорда, шулай ук гражданнар оборонасының «Барыгыз да игътибарлы булыгыз!» кисәтүе булган очракта, Казан территориясендә пиротехниканы куллану катгый тыела. Пиротехниканы махсус мәйданчыкларда гына җибәрергә була.

Күзәтчелек органы рөхсәт ителмәгән урыннарда пиротехника сату буенча профилактик рейдлар үткәрәчәк.

Шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов, Яңа ел төнендә массакүләм чаралар уздырыла торган урыннарда, Сибгат Хәким урамы киселешендә һәм «Иске шәһәр» префектурасы территориясендә транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләре турындагы мәгълүматны җиткерде.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре