Казанда яшь ярымлык сабый сигезенче каттан баскыч уемына егылып төшкәннән соң, тикшерү башланды. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл бүген 7.20 сәгатьтә Зорге урамындагы күп фатирлы йортларның берсендә булган. Караучысыз калган яшь ярымлык малай сигезенче каттан беренче каттагы баскыч уемына егылып төшкән.
Бала хастаханәгә озатылган. Фаҗига урынына Казанның Идел буе районы прокуроры вазифаларын башкаручы Рөстәм Сибагатуллин килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез