Газетага язылу

Казанда яшәүче хатын-кызның 3 миллионнан артык акчасын урлаган курьерны тоткарлаганнар

Казанда яшәүче 29 яшьлек хатын-кызны алдаган мошенниклар курьерын полиция тоткарлаган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе хәбәр итә. Хокук саклаучылар октябрь башында кызга билгесез кешеләр шалтыратуын ачыклаган. Алар әңгәмәдәшенә аның акчасы янәсе куркыныч астында дип куркытканнар.

Шуннан соң кыз янына мошенниклар курьеры килгән, ул аның 3 миллион сум, ә соңрак тагын 1 миллионга якын акчасын алган. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене ачыклаган һәм аны тоткарлаган.

Ул  талау һәм сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен хөкем ителгән 38 яшьлек Иркутск кешесе булып чыга. Хәзер аңа карата аеруча зур күләмдә мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре