Казанда яшәүчеләр яңа туган сабыйларына күбрәк Әминә белән Әмир исемнәрен кушкан

Узган ел Казанда яшәүчеләр яңа туган сабыйларына күбрәк Әминә белән Әмир исемнәрен кушкан.

Башкаланың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина сүзләренә караганда, Тимур, Кәрим, Матвей, Марк, Эмилия, Ясминә, София, Айлин да – узган елгы иң популяр исемнәр рәтендә. Моннан тыш яңа туган сабыйларына Альтаир, Галиәскәр, Гедеон, Ерофей, Легенлар, Мерген, Ангелика, Зәйнәп, Мишель, Рафаэлла, Славяна, Эйла кебек сирәк исемнәр дә кушучылар булган.

Узган ел башкаланың бала тудыру йортларында барлыгы 19,6 мең бала дөньяга аваз салган. Шуларның яртысыннан артыгы – малайлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре