Казанда ике самокатчы бәрелешкән

Казанның Җиңү проспектында ике самокатчы бәрелешкән, аларның берсе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, 42 яшьлек ир-ат, тротуар була торып, электр самокатында олы юлдан хәрәкәт иткәндә, 32 яшьлек икенче самокатчы белән  бәрелешкән.

Бәрелүдән зыян күрүчеләрнең берсен төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар. Самокатчыларның икесенә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен материаллар төзелгән. Моннан тыш, 42 яшьлек казанлыга карата сәламәтлеккә зыян китерү турындагы маддә буенча административ тикшерү үткәреләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре