Газетага язылу

Казанда икенчел торак бәясе төшкән

Казанда февраль аенда икенчел торакка бәяләр кимү күзәтелгән. Әлеге мәгълүмат «Яндекс»ның фатирлар буенча тематик эзләү мәгълүматлары нигезендә нейрочелтәрләр тарафыннан башкарылган тикшеренүләрдән күренә.

Документ «Татар-информ» карамагында бар.

Февраль нәтиҗәләре буенча Казанда әзер торак базарында квадрат метрның медиан бәясе 4% ка кимегән һәм кв.м өчен 202 мең сум тәшкил иткән. Гыйнварда, киресенчә, 0,9% ка үсеш күзәтелгән. Бер үк вакытта фатирларның медиан мәйданы да 2% ка кимегән – 51,7 кв.м тәшкил итә. Икенчел базарда торакның медиан тулы бәясе 9,8 млн сумга җиткән. 

Тулаем алганда, 500 меңнән артык халкы булган Россия шәһәрләрендә квадрат метрның медиан бәясе февральдә 0,8% ка, ягъни 138 мең сумга кимегән.

Миллионлы шәһәрләрдә кимү сизелерлек булып чыккан: 1,6%ка  – 157 мең сумга кадәр төшкән.

Милекчеләрнең бер өлеше бәяләрне төзәтә, кайберләре вакытлыча сату турындагы белдерүләрен ала башлаган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре