Казанда Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалованың сыннары куелачак

Казан үзәгендә ике урында татар җыр сәнгатенең ике канаты Илһам Шакиров белән Әлфия Афзаловага скульптура урнаштырылачак.

Бу хакта Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин хәбәр итте. «Пирамида» концертлар залы каршында урнашкан бакчага Илһам Шакиров исеме бирелгән иде инде. 11 августка кадәр архитектор-скульпторлар белән берлектә уздырылган конкурска 10 эш кабул ителде. Җиңгән скульптура шушы скверга басачак. Урыны билгеле. Шулай ук Филармония янындагы сквер да законлы рәвештә үз атамасын алды. Ул хәзер, докуменеталь рәвештә, «Филармония скверы» дип атала. Анда Әлфия Афзалованың сыны урнаштырылачкак. Тиздән аның буенча да конкурс игълан итәчәкбез», – диде директор.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре