Барлыгы 1,1 чакрым озынлыктагы юл өлеше тәртипкә китереләчәк.
Казанның Совет районында урнашкан Гадел Кутуй урамы “Тормыш өчен инфораструктура” илкүләм проекты нигезендә төзекләндереләчәк. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ремонт эшләре юлның Гвардейская урамыннан Альберт Камалиев проспектына кадәрге өлешендә алып барылачак. Озынлыгы – 1,1 чакрым, киңлеге – 4 полоса.
Юлчылар 19 мең кв.м. артыграк мәйданда бик нык асфальт-бетон түшәмәсе җәячәк, барлыгы 2 мең кв.м. мәйданда тротуарларны яңартачак.
Моннан тыш юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшләре башкарылачак. Аерым алганда, 19 юл билгесе, 5 тукталыш павильоны урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез: быел илкүләм проект кысасында республикада Россиянең терәк челтәренә керүче төбәк юлларының һәм агомерацияләрдәге автомобиль юлларының кимендә 85 процентын нормативта каралган хәлгә китерергә кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез