Шушы көннәрдә Казанның 80нче мәктәбендә “Квантлы исәпләүләр һәм киләчәк материаллары” дигән темага “Цифр дәресе” узган. Дәрес “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты кысасында, балалар арасында цифрлы технологияләрне популярлаштыру максатында оештырылган.
Дәресне Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов уздырган. Ул укучыларга министрлыкның эшчәнлеге, шулай ук төбәктә эшләүче ИТ-компанияләр, шул исәптән ICL компанияләре төркеме турында сөйләгән. Ул бигрәк тә ИТ өлкәнең перспективалы юнәлешләрен – квантлы исәпләүләр, яңа материаллар һәм башка перспективалы технологияләрне игътибар үзәгенә алган.
Шулай итеп, балалар квантлы исәпләүләрнең гадәти компьютерларның да “хәленнән” килмәгән мәсьәләләрне ничек чишә алуларын һәм моның фән-технологияләрне үстерүгә ничек йогынты ясаячагын белгән. Моннан тыш алар киләчәк материаллары –сәнәгатьтәге эшчәнлекне, гомумән, көндәлек тормышыбызны үзгәртә алырдай графен һәм наноматериаллар белән танышкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез