Казанда Җиңү көне символикасы төшерелгән трамвайлар һәм троллейбуслар йөри башлады

Татарстан башкаласында маршрутларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган символика белән бизәлгән җәмәгать транспорты йөри башлады. Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциягә хәрәкәт составының барлыгы ун төрле берәмлеге җәлеп ителгән: алты троллейбус, өч трамвай һәм бер «Русич» тематик электропоезды. Чараның максаты – сугыш геройлары һәм ул еллардагы мөһим вакыйгалар турында истәлекне саклау.

Бизәлгән трамвайлар 5, 5а һәм 7 номерлы маршрутлар буенча, ә троллейбуслар 1, 3, 7, 8, 12 һәм 13 номерлы маршрутлар буенча йөри.

Трамвайлар, троллейбуслар һәм электропоезд юбилейның рәсми логотибы – Евгений Вучетичның «Ватан-Ана чакыра!» скульптурасы сурәтләнгән рәсем һәм Георгий тасмасы белән бизәлгән. Транспорт чараларының ян якларына Бөек Җиңүнең юбилее белән котлаулар язылган, тәрәзәләргә дә шундый ук символика төшерелгән. Салон эчендә сугыш елларыннан фотосурәтләр урнаштырылган.

«Киләчәктә транспортта тематик музыка һәм котлаулар яңгыраячак», – дип билгеләп үттеләр «Метроэлектротранс»та.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. 2025 ел шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре