Газетага язылу

Казанда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парад уза

Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, килгән кунаклар катнаша.

Парад барышында Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадтан күренешләр экраннан тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан 700 мең кеше Бөек Ватан сугышына киткән. 378 мең кеше хәбәрсез югалган булып санала. 353 кеше - Россия Геройлары, аның185се - Татарстаннан.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре