Казанда, йорт түбәсеннән боз сөңгесе төшеп, машинага зур зыян салган

Бу хәл Калинин урамындагы ишегалдында булган.
Социаль челтәрләрдә Казанның Калинин урамында төшереп алынган видео пәйда булган, дип яза “KazanFirst”.

Роликтан күренгәнчә, йорт янында “Лада” машинасы тора. “Авто”ның капоты яньчелгән, алгы тәрәзәсе һәм фарасы ватылган. Машина хуҗасы әйтүенчә, “тимер ат”ына күпкатлы йорт түбәсеннән боз сөңгесе килеп төшкән. Хәзер ул бу хәлнең шаһитларын эзли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре