Казанда ипотека алуның кайдагыга караганда да отышсызрак булуын әйткәннәр

Казан “миллионер” шәһәрләр арасында ипотека алу өчен иң кулай булмаган шәһәргә әйләнгән. ЦИАН белгечләре исәпләп чыгарганча, Татарстан башкаласында ипотека түләве аренда түләвеннән 2,9 тапкыр кыйммәтрәк.

Казанда 1 бүлмәле фатирны арендага алып тору аена 33,6 мең сумга төшсә, шундый ук фатирны ипотекага алганда, айлык түләү 97,3 мең сум тәшкил итәчәк, дип яза “РБК”.

Рейтингта икенче урында – Уфа. Биредә ипотека түләве аренда түләвенә караганда 2,6 тапкыр кыйммәтрәк. Бәяләр нисбәте исә: 65,4 мең сум һәм 25,6 мең сум.

Өченче урынга берьюлы дүрт шәһәр – Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск һәм Красноярск чыккан. Бу шәһәрләрдә ипотека түләве аренда түләвеннән 2,5 тапкыр зуррак. Мәсәлән, Мәскәүдә бер бүлмәле фатирны арендага алып тору аена 72,3 мең сум чамасы торса, ипотека түләве – 179,6 мең сум.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре