Казанда югары сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш көне узачак

23 августта «Яратам» яшүсмерләр клубында өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш көне узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләр клубында 30 лап эксперт яшь казанлылар белән тәҗрибә уртаклашачак, карьера векторы турында, шулай ук үз эшенең плюслары һәм минуслары турында сөйләячәк. Программада алдынгы вузлар һәм ссузлар вәкилләре чыгыш ясаячак, профориентация буенча мастер-класслар, шулай ук квест һәм призлар уйнату да узачак, дип хәбәр итә «Подросток» үзәге.

Чара Короленко ур., 11а адресы буенча үткәрелә. Башлана – 15:00 сәгатьтә. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре