Газетага язылу

Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы узачак

14-16 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.

Форум делегатлары бүген иртән Татарстан башкаласына килә башлады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чарада Россиянең 20 төбәгеннән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар катнаша. Өч көн дәвамында форум делегатлары эшлекле программа буенча эшләячәк.

Чара кысаларында Татарстан Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге белән очрашу, һөнәри һәм иҗади остаханәләрдә катнашу, Габдулла Тукай белән бәйле урыннарда булу, Казан халык һөнәрчелеге техникумы эше белән танышу, театрга бару, татар фильмын карау, татар журналистикасының киләчәгенә багышланган түгәрәк өстәлдә фикер алышу күздә тотыла.

Шулай ук форум кысаларында «Хәбәр» Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре дә игълан ителәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре